Коръән изгеме?

Коръәннең изгелеге турында сөйләр алдыннан,безгә аны оригинальлеккә хокукын билгеләгән төрле башка әдәбиятың кисәге итеп анализларга кирәк.
Коръән исламда югары статуска ия, шул ук вакытта ул чын барлыкта бик күп ислам яклы кешеләр арасында идолга табыну объекты булып тора.
Моннан ары, ислам үзеннең илһамына кулҗязмадагы текстлы дәлилләрдән югары булуын таләп итеп куйды
Мормонизмны өйрәнгәндә мин ислам йолаларын белән берничә охшашлыкны күрдем. Мормоннар фәрештә кешеләргә алтын такталарга хакыйкать сүзләре язган була дип ышаналар.
Джозеф Смит үзен чын хакыйкатьне эзлүгә багышлый, ул аны уйлап чыгарылган тәңре хакыйкате ачышына китерә. Шулай да Алла ачышлары булган “Мормон китабы” Коръән кебек камил документтан кимрәк булып тора.
Мөселманнар Коръәнне камил дип әйтәләр, ул исламга ышанулар буенча, тәңре җитәкелеге һәм илһамлануы астында язылган дип уйлыйлар.
Джозеф Смит әйтүе буенча, “Мормон китабы” ул язган китаплар арасында иң камил булган китапларның берсе.
Ләкин бу ике китап тәңре әйтүенчә язылган дисәләр дә , аларның яклаучылары уйлаганча ук камил түгел. “Теләү” һәм “ булу” – бөтенләй ике төрле төшенчә, шуның өчен кеше башта дәллилләргә тиеш, яки акылга ия булган бу белдерүне раслаган дәллилләр китерергә тиеш.
Коръәнне бер кеше язган, һәм ул бик шикле шәхес булган.
Мөхәммәт, тәңренең ачышларын алу тәҗрибәсеннән соң, үзенең төпле акылда булуына шикләнә башлый, үзенең кем икәнлеген аңламый: акылдан язган кеше яки шагыйрь дип уйлый.Ул моны үзенең иблис белән мавыгуы дип шикләнә. Моңа дәллиләр булып аңлатып булмаслык белдерүләр тора, һәм кайчандыр иреннендәге күбекләр белән ул дөя кебек елаганда, аның үзен сәер тотышы да моңа дәлил.
Икенче сорау пәйгамбәр белән бәйле: ни өчен Аллаһ үзенең белемле хакыйкатен күчерү өчен укый-яза белмәүче кешене сайлап ала, бу хакыйкать аның гомере эчендә җыелып та бетмәгән була?
Күбрәк информацияне сез минем икенче мәкаләдән ала аласыз (түбәндә ссылкасы).
Мөхәммәт ялган пәйгамбәрме?
Икенче чыганаклардан информацияне алганлыгын искә алсак: төрле дин кануннарына каршы зат укулары, Тәуратка канунлаштырып кермәгән яһүд-христиан апокриф әдәбияты, Коръән текстының чынлыгы турында да сорау бирергә була. Бу апокрифик кануннар беркайчан да җитди итеп кабул ителмәгән.
Коръән язуларына кертелгән бу әдәбият шулай ук фарсы зороастризм гореф –гадәтләре йогынтысына дучар ителә.
Ничек итеп Аллаһ күктән җибәрелгән язмаларын ялган һәм мәҗүси җирле язылмалардан алырга мөмкин?
Кешелекнең күзаллауларыннан һәм бу әдәбиятны башлаучы булган общиналардан кире кагылган язулардан нинди камиллек һәм могҗиза килеп чыга ала?
Әгәр ислам югарылыкка ия булган дин икән, алайса ни өчен ул үзенең чыганакларыннан килеп чыкмаган, ә шул вакытта ислам мәдәниятен әйләндереп алган башка дини агымннарның кулланылмаган һәм кире кагылган материалларын үзләштерә? Бу никадәр оригинальлеккә ия?
Контексттан изге дип уйланылган текстларны төзелеше буенча тагын бер сорау туа, алар искерүче рудиментар һәм фрагментар материал кисәкләренә язылган:сөякләргә, агачка, тирегә, яфракларга һәм ташларга.
Ялгышмауны һәм төгәллекне таләп итүче Коръәнне хәтере һәм сөйләм сүзе шикле интеллектка ия булган укый-яза белми торган кеше белән төзелгән, ул аның хатасызлыгын күрсәтү өчен бер юлы барысын да искә төшерергә теләгән типка охшаган.
Коръәнне “бөтен китапларның анасы булган” зур тырышлык итеп кабул итәргә буламы, яки ул тагын бер борынгы әдәбият чыгынагы гынамы?
Коръән Мөхәммәт яшәгәндә яки ул вафат булганда төзелгән булуына дәллиләр юк. Коръәннең пәйгамбәр үлеменнән соң 150 яки 200 еллар эчендә туплануы турында мәгълүмат бар, һәм 8 яки 9чы гасырда ул, ахыр чиктә, канунлаштырылган.
Галимнәр уйлавы буенча, Коръән бер кеше белән түгел, ә бер төркем кешеләр белән берничә йөз еллар эчендә төзелгән.
Коръәннең иң борынгы копиясе Ma`il кулъязмасында Христосның тууыннан 790 елда язылган була. Мөхәммәтнең үлеменнән соң 150 ел чамасы үткәч язылган булуын белдерә.
Йөз еллык вакыт Мөхәммәтнең гомере һәм табылган борынгы кульязма өземтәсен бүлә.
Османның копияләренә өстәмә итеп, башка копияләр юк, яки ислам галимнәре киресен белдерсә дә, чынлыкта исә, бу бәхәсле текстларда булган Куфик кулъязмалар Госман вакытында кулланылмый һәм Госман вафатыннан соң 150 узгач та күрсәтелмәгән була.
Гарәп теле Аллаһның күк теле булып санала. Шунлыктан, әгәр Коръәнне Аллаһ иңдергән булса, ни өчен Коръәннең эчтәлеге әдәбияттан алынган, ул чит телләрдә язылган,мәсәлән, акадий, ассирий, фарсы,сирий, яһүд, грек, арамей һәм эфиоп телләрендә.
Әгәр Коръән чын китап икән, ни өчен күчерелмәгән тексты юк, бигрәктә, исламның кабул ителүеннән соңгы көн белән билгеләнелә? Чынлыкта Аллаһ үзенең изге текстының мөстәкыйльлеген саклап калыр иде.
Коръән Зәйд ибн Сабит, Мөхммәтнең шәхси сәркәтибе, Коръәнне язуда катнашкан дигән фикер бар.Зәйд, Абу Бакра кушуынча, ул Мөхәммәтнең барлык сүзләрен язып барган, һәм алар нигезендә документны төзегән.
Шулай итеп, Госман җитәкчелек иткән вакытта, өченче хәлиф Госманның җитәкчелеге вакытында Коръәнне стандартлаштырырга һәм мөселман общинасына бердәм текст төзергә тырышалар, бу башка конкурентлы документларны юк итеп, икенче копияләр һәм Зәйд кодексы да барлыкка килүгә китерә.
Ул общинадагы ышанучыларга карата соңгы җитәкче булганда һәм кайберләре Мөхәммәтнең шәхси иптәшләре булганда, кем бу текстны стандарт дип әйтә ала? Хәзер безнең бу кайчандыр булган документның күп копияләре бар.Ләкин ничек итеп бу копияләр чын Коръән булуын белеп була һәм Мөхәммәт тә хәзерге Коръәннең эчтәлеген кабул итә алыр идеме?
Күпчелек кульязмалар юкка чыгарылган булганлыктан, без Коръәннең төп текстын торгызырга төгәл алымыбыз да юк.
Текст авторлары пәйгамбәр Мәхәммәтнең ышанычлы шәхесләре буласа да,Зәйднең, Абдуллах ибн Масуданың Абу –Мусаның һәм Убаййаның янәшә яшәгән дүрт кодекслары бер-берсеннән аерыла һәм бер-берсеннән ерак тора.
Мөхәммәт Абдуллаһ ибн Масуданы Коръәннең укытучысы итеп билгели һәм Убаййа пәйгамбәрнең сәркәтибе була.
Минем сорау шуннан гыйбарәт: нинди кульязма пәйгамбәрнең шәхси укучылары арасында чын һәм күбрәк авторитетлы була?
Шул ук вакытта башка мөселман общинасы белән кабул ителгән авторитет текстлар да булганда, Госман изге текстның дөреслеге буенча соңгы карарны кабул итә алганмы?
Зәйд текстны төзегәндә “ таш белән сугу” турында кайбер хикәятләрне язарга оныткан.
Текстны берләтерү буенча булган бөтен көрәштән соң, Аль –Хажаҗ, Куфаның җитәкчесе, изге текстны яңадан карый һәм киредән чыгара.Ул текстка 11 төзәтелмә кертә; соңрак тик 7 генә тәзәтелмәсе Коръәндә кала.
Башлангыч документ булган Хафса текстын, аннан соңгы текст алынган була, Мәдинә җитәкчесе Марва юкка чыгара.
Коръәннең икенче феномены булып аның берничә кагыйдәләре, әгәр алар каршылыклы булса, аннулләштерелгән була; бу тәҗрибә текстны камилләштерү кирәклеге белән аңлатыла
Мин аңлап җиткермим: ничек итеп баштан ук камил булган нәрсәне тагын камилләштереп була, әле бу ачышлар барлыкка килгәнгә 20 ел гына була һәм әлегә мәдәни стандартлар үсешенә булышырга бер нинди дә камиллек кирәкми ?
Булган аннулләштерүләр саны 5тән 500 кадәр тибрәлә; башка чыганаклар 225 санын күрсәтә. Болар барсы да аннулләштерү фәне төгәл түгел фән икәнен күрсәтә, чөнки бер кеше дә күпме шигырьләр аннулләштерелгәнен әйтә алмый.
Тышкы каршылыкларга өстәлмә булып, фәнни һәм грамматик хаталар да бар.
Шулай ук хәдисләр саны да арта, алар кинәт кенә 9 гасырда, яки 250 ел үткәч, кенә барлыкка килә.
Мәгълүмат буенча, 600 000 язылган хәдисләр бар, тик 7 000 генә безнең көннәргә кадәр сакланган, 99% ы ялган дип танылган.
Әгәр 99 % ялган дип табылса, ничек итеп без , Аль –Бухари раслаган 1% ка ышана алабыз?
Мәселман гореф-гадәтләрендә сөйләм хикәятләр яки куссас (хикәяләр сөйләүче) булган, аларның хезмәтләре 8че гасырдан иртәрәк җыелмаган була. Бу хикәяләр җирле фолкьлордан алынган була, алар шулар белән бизәлгән була, шулай итеп , исламны өйрәнүдә хаталарга китергән.
Әгәр дә сез кайчан да булса “Ватык телефон” уенында уйнаган булсагыз, яки бер хикәя зур төркем кешеләр аша үткән булса, ничек баштагы хикәя азакта хаталарынга мөмкин икәнен аңлыйсыз.
Хәзер берничә йөз ел буена телдән телгә күчкән хикәяне куз алдына китерегез. Нинди хикәя азактан килеп чыгачак?
Аллаһның камил сүзе яки могҗизаның могҗизасы итеп кабул ителгән Коръән әдәбият эквивалентыннан башка арттырудан ары китми.
Коръән җаваплар бирү түгел, ә күбрәк сораулар тудыра.
Коръән чынлап та әдәбиятның иң яхшы өлешеме яки ул бу статуска туры килмиме?
Башка әдәбият хезмәтләре белән чагыштырырлык булмаган матур әдәбиятмы ул? Әмма, Коръәннең күпчелек өлеше башка әдәбият чыганакларыннан алынганы билгеле һәм бу әдәбият жанры башка кешеләр фикереннән югары дип бәяләнгән.
Үзенең аерымлылык булуын бедерүче китап, чынлыкта бер-бер артлы һәм бәйләнешсез булган текстлар җыелмасы булып чыга. Ул критик анализны күтәрә алмый, чөнки башкалар дикъкатьле өйрәнеп аның чын булуы турында күбрәк объектив информацияне китерә алалар.
Ислам хәрәкәтенең артыннан баручылар Коръәнне анализламыйча да һәм аның чынлыгы һәм дөреслеге турында да уйламыйча, аны шик-шөбхә астына куймыйча, акыл белән уйламыйча аңа буйсыналар.
Текстның дөрес түгеллеге турындагы сораулар ислам фикереннән тыш булган Аллаһка һәм аның пәйгамбәренә бирелергә тиеш. Мөселманнар бу сорауларны хыянәтчелек акты итеп кабул итәләр, һәм моның өчен каты җәза биреләчәк дип кабул итәләр.
Бәлки сез Коръәннең барлык исламның транзит фазаларны кичереп исән булуын могҗиза дип кабул итәсездер. Минем өчен исә, могҗиза булып шул факт – мөселманнарның Коръәнне тәңренең ачышы итеп кабул итүләре тора.
Йомгак итеп, минем Коръәнгә кагылышлы башка аңлатмалар юк.Мин үземнең Коръәнгә кагылышлы белдерүләрне арттырып әйтмәгәнмендер, һәм шуның белән үземнең мөсеман дусларга ихтирамсызлыгымны белдермәгәнмендер дип уйлыйм.
Моны эшләү бик авыр, чөнки кеше берәр нәрсәгә ышану белән тулган булса, һәртөрле раслауларны янау һәм дошманлык күрсәтү итеп кабул итә.
Мин гафу үтенәм, әгәр минем тикшеренүләр ачулы хисләр чыгарган булса. Мин бары тик сез изге дигән нәрсәнең камил булмавын күрсәтәсем килә.
Минем ниятем сезне рәнҗетү тугел, ә хакыйкатьне яклау һәм ул кайда гына илтсә дә аның арттыннан бару.
Бу тематиканы күбрәк өйрәнү өчен, Джей Смитның мәкаләләрен укырга киңәш итәм.

 

 
Ходай-Tatar

Мөселман вә Ислам ресурслары

татарча-Tatar

Is the Quran sacred

Leave a Reply