Кәгъбә изгеме?

Мөселманнар Аллаһка бердәнбер ислам алласына кебек табынса да, алар үзләренең политеистик үткәннәрен ташламаганнар. Кәгъбә –мөселманнырның иң изге әйбере, ул кубик формасында бина Мәккәдәге борынгы мәчет уртасында урнашкан; ул ислам барлыкка килгәнче мәҗүсиләр гыйбадәтханәсе булып кулланылган. Бу бинаның нигезе булып кара метеорит тора, ул легенда буенча күктән төшкән була, ә аның караңгылыгы кешелекнең гөнаһы караңгылыгы белән берләштерелә.Бүген бөтен ил мөселманнары һәр елны бу изге ташны хөрмәтләп үбү өчен хаҗга баралар. Исламга кадәр булган вакытта борынгы гарәпләрдә фетишизм чәчәк ата – зур кара ташлар культы, алар йола белән бәйле тәҗрибәләрдә аерым урын алып торган була. Гарәпләр ташларга табынганнар. Һәр кабиләнең үзенең изге Кәгъбә – урыны була, анда кара таш урнашкан була һәм алар аңа табынганнар. Кәгъбә белән бәйләнешле бер йола мәҗүсиләр гыйбадәтханәсе буйлап йөрүдән гыйбарәт була. Хикәят буенча, бу йола борынгы кабиләләрдән килеп чыккан, алар айга,кояшка һәм йолдызларга буйсынганнар һәм Кәгъбә буйлап йөргәннәр.Бу түгәрәк буенча йөргән хәрәкәтләр күк җисемнәренең хәрәкәтен символлаштыра.Шулай ук бу тәҗрибә буенча, кабиләләр бу ташны үпкәннәр, алар ышанганча анда рухлар яшәгәннәр. Алар үбү һәм кагылу хәер -фатиха булган дип уйлаганнар. Кара ташлар культы шулай ук ай алласы Хубалга табынуга бәйле булган.Гарәп мәдәниятенең башка аспектлары, аларның мәҗүси үткәне белән бәйле булган, гарәп җәмгыятендә хөрмәт ителгән:Минада “ташлар ыргыту”, Сафа һәм Марва арасында “йөгерү” (мәҗүсилек йоласы барлыкка килү ике идоллар арасында йөгерү) һәм “мәдхия” (Аллаһны данлау йоласы үлгән борынгы ата-бабаларны хөрмәтләү йоласыннан килеп чыккан).Гарәп мәдәнияте бүгенгә кадәр мәҗүсилек үткәненнән тулысынча ваз кичмәгән,гәрчә ул үзенең монотеизмга бирелгәнлеген игълан итсә дә. Гарәп мәдәниятенең һәм ислам диненең синкретизмы дини ышануларның чисталыгын түгел, ә киресенчә катнашмалыгын китереп чыгарды.Исламның нигезе булган Кәгъбә дини системада ярык һәм бушлыкка ия.Ислам хак диннең бергәлеге буларак үзенең тәңгәллек усешендә ничек ерак киткән? Күрәсең, исламның дини системасы яһүд-христиан ышануларыннан алынган була һәм үзенең мәҗүсилек үткәне элементлары белән бизәлгән була. Чынлап та ислам хак динме яки төрле идеялар конгломерациясеннән генә алыганмы, һәм төрле доньяга караш элементларын үз эченә алган җирле дин булып чыкканмы? Сез үзенең мәҗүси үткәненнән арынмаган дингә үзегезне багышлый аласызмы? Ислам реконструцияләнгән һәм үзгәртеп корылган идолга табыну системасы түгелме, ул ниндидер фәрештәдән алынган яңалыкка нигезләнгән “яңа дин” дип кенә бизәлгән һәм узгәртелгән генә түгелме? Бәлки ислам пәрдәсе артында иерархиядәге башка аллалар белән идарә итүче чын идол яшеренәдер. Бу мәкалә өстендә эшләгәндә мин бу теманы берләштергән төрле информация чыганакларын берләштердем. Материалны җыйганда намус белән һәм объектив рәвештә алынган информацияне анализладым.Мин бу мәкалә эчтәлеге әшәке ялган итеп кабул ителүен теләмәс идем. Киресенчә, мин сезне үзегезнең бу темага намуслы һәм ялгышлы булмаган тикшеренү уткәрергә чакырырга телим. Бу мәкалә белән ислам ышануларын мин шик-шөбхә астына куйдым, шул ук вакытта мөселманнарга һәм аларның изге әйберләренә нигезсез яла ягулардан качарга тырыштым. Минем бик күп мөселман дусларым бар, алар чын-чынлап үзләренең иманнарына ышаналар, һәм мин моны хөрмәт итәм. Ләкин мин Алланың булуы турындагы ачык фактларны кире какмаска чакырам. Әгәр дә сез мөселман булсагыз, мин сезгә ислам ышанулары һәм тәҗрибәләре артында яшеренгән хакыйкатьне ачсын дип Аллага дога белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм.

 

 

 

Ходай-Tatar

Мөселман вә Ислам ресурслары

татарча-Tatar

Is the Ka’ba sacred

Leave a Reply