Archive for the ‘татарча-Tatar’ Category

Ярымай һәм ислам йолдызы

Thursday, February 19th, 2015

Ислам барлык мәҗүси йогынтылардан ирекле булырга омтыла. Әмма без политеизм символлары һәм тәҗрибәсе исламда әле һаман да бар икәнлеген раслый алабызмы?Алар исламның җәмгыять төзелешенә бергәләштерелгән булганнармы? Мин инде Кәгъбә турында әйткән идем. Хәзер мин исламның икенче юнәлешен күрсәтергә телим, ул ярымай һәм йолдыз белән бәйләнгән. Бу символлар манаралар, мәчетләр һәм кайбер ислам дәүләтләренең милли байракларында бар.
Ислам барлыкка килгәнче бу символларны кулланганнар, һәм бәлки алар күк җисемнәренә табыну белән бәйледер, мәсәлән, гарәп, ай Алласы Хубал, ул Кәгъбә белән тиңләштерелгән.
Шулай ук бу сурәтләр башка культура һәм милләтләрдән чыганак аладыр;шулай да алар мәҗүси тәңреләренә табыну белән илһамланганнар.Ислам нигезләре мәҗүсилек нигезләреннән аерыла дигән белдерү шик-шөбхә тудыра. Шулай ук мәҗүси сурәтләрнең башка культурадан алыну тәҗрибәсе дә, бигрәктә ислам тәгълиматы “бер Алла” контекстында, астыртын көлү кебек тоела.
Мондый феноменнар бик күп башка ислам регионнарында да бар, анда җирле дини карашлар һәм фольклер Мөхәммәт тәгълиматларына синкретизм итеп куз алдына китерә, шул сәбәпле ислам диненең чисталыгын боза.
Мин түбәндә санап чыккан веб –ссылкаларын карагыз. Мин сезгә ай алласына карата булган аргументларга хаким булырга рөхсәт итәм.

www.bible.ca/islam/islam-photos-moon-worship-archealolgy.htm

 

 

Ходай-Tatar

Мөселман вә Ислам ресурслары

татарча-Tatar

The Crescent Moon and Star of Islam

Ислам һәм мәҗүсилек

Thursday, February 19th, 2015

Мин инде исламга кадәр булган идолга табыну һәм полетеизм турында язган идем инде.

Ярым ай һәм ислам йолдызы
Кааба изгеме?

Исламда мәҗүсилекнең икенче чагылышы булып “шайтан шигырьләре” тора, алар Мөхәммәт өземтә итеп китергән 53:19-20 сурәләрендә язылган. Бу иртә килгән ислам әдәбиятында да Ибн Сада һәм ат-Табари авторлыгы астында чагылыш таба.Ул Мәккә халкы белән бәйле, алар үзләренең Аллаһның кызлары булган алиһәләрен Аллат, Аль-Узза һәм Манатны хөрмәтләгәннәр.Шулай итеп, Мәккә халкы исламга үзләренең туганнарын һәм күршеләрен катнаштырырга тырышкан.Тик, соңрак бу хөрмәтләү кире кагылган була һәм Коръән шигырьләренә ияреп шайтан вәсвәсәсе итеп кабул ителгән Җәбраил Мөхәммәтне ачышларны бозган өчен җәзалый, һәм соңыннан псевдо аллалардан ваз кичкәннәр (сурә 53:21 -22).
Мин бу вакыйга ислам хәрәкәтенең һәм Мөхәммәтнең гамәлен(ул Мәдинәдә яшәгән яһүдләрне юмалау өчен Иерусалимга йөзе белән, ә Мәккәгә арты белән борылып намаз укыган) ике мәгънәле һәм икейөзле итеп күрсәтә.Соңрак ул моннан ваз кичә, чөнки яһүдләр аның уку-тәгълиматын кабул итмиләр һәм ул аларны көч белән Мәдинәдән куып чыгара.
Шулай итеп, исламга ышану системасында каршылык күренә. “Шахада” тәгълиматы бердәбер тәңре Аллаһка ышануга һәм пәйгамбәр Мөхәммәтнең җибәрелгән миссиясенә дәллил була, һәм “исма” тәгълиматы Мөхәммәт өчен хаталардан үзенчәлекле саклау ысулы булып тора, бу Мөхәммәт Аллаһ сүзләрен ялгыш күчергән дигән фикер бар.
Шулай итеп, изге Коръән Җәбраил фәрештә әйтеп торган килеш язлган дигән фикергә туры килми һәм Мөхәммәтнең башка ачышларына ашынуга сору туа. Ни дәрәҗәдә алар дөреслеккә туры килә? Бәлки, алар аның үзенең уйдырмалары гына булгандыр.
Бу хөрмәт ителгән пәйгамбәр Мөхәммәтне тискәре яктан күрсәтә; тик Мөхәммәтнең сүзләрен, мөселман апологетларының белдерүләренә игътибар итмичә, җитди итеп анализлау кирәк, һәм бәлки, бу ялган әдәбиятны кире кагырга кирәктер.

 

Ходай-Tatar

Мөселман вә Ислам ресурслары

татарча-Tatar

Paganism in Islam

Коръән изгеме?

Thursday, February 19th, 2015

Коръәннең изгелеге турында сөйләр алдыннан,безгә аны оригинальлеккә хокукын билгеләгән төрле башка әдәбиятың кисәге итеп анализларга кирәк.
Коръән исламда югары статуска ия, шул ук вакытта ул чын барлыкта бик күп ислам яклы кешеләр арасында идолга табыну объекты булып тора.
Моннан ары, ислам үзеннең илһамына кулҗязмадагы текстлы дәлилләрдән югары булуын таләп итеп куйды
Мормонизмны өйрәнгәндә мин ислам йолаларын белән берничә охшашлыкны күрдем. Мормоннар фәрештә кешеләргә алтын такталарга хакыйкать сүзләре язган була дип ышаналар.
Джозеф Смит үзен чын хакыйкатьне эзлүгә багышлый, ул аны уйлап чыгарылган тәңре хакыйкате ачышына китерә. Шулай да Алла ачышлары булган “Мормон китабы” Коръән кебек камил документтан кимрәк булып тора.
Мөселманнар Коръәнне камил дип әйтәләр, ул исламга ышанулар буенча, тәңре җитәкелеге һәм илһамлануы астында язылган дип уйлыйлар.
Джозеф Смит әйтүе буенча, “Мормон китабы” ул язган китаплар арасында иң камил булган китапларның берсе.
Ләкин бу ике китап тәңре әйтүенчә язылган дисәләр дә , аларның яклаучылары уйлаганча ук камил түгел. “Теләү” һәм “ булу” – бөтенләй ике төрле төшенчә, шуның өчен кеше башта дәллилләргә тиеш, яки акылга ия булган бу белдерүне раслаган дәллилләр китерергә тиеш.
Коръәнне бер кеше язган, һәм ул бик шикле шәхес булган.
Мөхәммәт, тәңренең ачышларын алу тәҗрибәсеннән соң, үзенең төпле акылда булуына шикләнә башлый, үзенең кем икәнлеген аңламый: акылдан язган кеше яки шагыйрь дип уйлый.Ул моны үзенең иблис белән мавыгуы дип шикләнә. Моңа дәллиләр булып аңлатып булмаслык белдерүләр тора, һәм кайчандыр иреннендәге күбекләр белән ул дөя кебек елаганда, аның үзен сәер тотышы да моңа дәлил.
Икенче сорау пәйгамбәр белән бәйле: ни өчен Аллаһ үзенең белемле хакыйкатен күчерү өчен укый-яза белмәүче кешене сайлап ала, бу хакыйкать аның гомере эчендә җыелып та бетмәгән була?
Күбрәк информацияне сез минем икенче мәкаләдән ала аласыз (түбәндә ссылкасы).
Мөхәммәт ялган пәйгамбәрме?
Икенче чыганаклардан информацияне алганлыгын искә алсак: төрле дин кануннарына каршы зат укулары, Тәуратка канунлаштырып кермәгән яһүд-христиан апокриф әдәбияты, Коръән текстының чынлыгы турында да сорау бирергә була. Бу апокрифик кануннар беркайчан да җитди итеп кабул ителмәгән.
Коръән язуларына кертелгән бу әдәбият шулай ук фарсы зороастризм гореф –гадәтләре йогынтысына дучар ителә.
Ничек итеп Аллаһ күктән җибәрелгән язмаларын ялган һәм мәҗүси җирле язылмалардан алырга мөмкин?
Кешелекнең күзаллауларыннан һәм бу әдәбиятны башлаучы булган общиналардан кире кагылган язулардан нинди камиллек һәм могҗиза килеп чыга ала?
Әгәр ислам югарылыкка ия булган дин икән, алайса ни өчен ул үзенең чыганакларыннан килеп чыкмаган, ә шул вакытта ислам мәдәниятен әйләндереп алган башка дини агымннарның кулланылмаган һәм кире кагылган материалларын үзләштерә? Бу никадәр оригинальлеккә ия?
Контексттан изге дип уйланылган текстларны төзелеше буенча тагын бер сорау туа, алар искерүче рудиментар һәм фрагментар материал кисәкләренә язылган:сөякләргә, агачка, тирегә, яфракларга һәм ташларга.
Ялгышмауны һәм төгәллекне таләп итүче Коръәнне хәтере һәм сөйләм сүзе шикле интеллектка ия булган укый-яза белми торган кеше белән төзелгән, ул аның хатасызлыгын күрсәтү өчен бер юлы барысын да искә төшерергә теләгән типка охшаган.
Коръәнне “бөтен китапларның анасы булган” зур тырышлык итеп кабул итәргә буламы, яки ул тагын бер борынгы әдәбият чыгынагы гынамы?
Коръән Мөхәммәт яшәгәндә яки ул вафат булганда төзелгән булуына дәллиләр юк. Коръәннең пәйгамбәр үлеменнән соң 150 яки 200 еллар эчендә туплануы турында мәгълүмат бар, һәм 8 яки 9чы гасырда ул, ахыр чиктә, канунлаштырылган.
Галимнәр уйлавы буенча, Коръән бер кеше белән түгел, ә бер төркем кешеләр белән берничә йөз еллар эчендә төзелгән.
Коръәннең иң борынгы копиясе Ma`il кулъязмасында Христосның тууыннан 790 елда язылган була. Мөхәммәтнең үлеменнән соң 150 ел чамасы үткәч язылган булуын белдерә.
Йөз еллык вакыт Мөхәммәтнең гомере һәм табылган борынгы кульязма өземтәсен бүлә.
Османның копияләренә өстәмә итеп, башка копияләр юк, яки ислам галимнәре киресен белдерсә дә, чынлыкта исә, бу бәхәсле текстларда булган Куфик кулъязмалар Госман вакытында кулланылмый һәм Госман вафатыннан соң 150 узгач та күрсәтелмәгән була.
Гарәп теле Аллаһның күк теле булып санала. Шунлыктан, әгәр Коръәнне Аллаһ иңдергән булса, ни өчен Коръәннең эчтәлеге әдәбияттан алынган, ул чит телләрдә язылган,мәсәлән, акадий, ассирий, фарсы,сирий, яһүд, грек, арамей һәм эфиоп телләрендә.
Әгәр Коръән чын китап икән, ни өчен күчерелмәгән тексты юк, бигрәктә, исламның кабул ителүеннән соңгы көн белән билгеләнелә? Чынлыкта Аллаһ үзенең изге текстының мөстәкыйльлеген саклап калыр иде.
Коръән Зәйд ибн Сабит, Мөхммәтнең шәхси сәркәтибе, Коръәнне язуда катнашкан дигән фикер бар.Зәйд, Абу Бакра кушуынча, ул Мөхәммәтнең барлык сүзләрен язып барган, һәм алар нигезендә документны төзегән.
Шулай итеп, Госман җитәкчелек иткән вакытта, өченче хәлиф Госманның җитәкчелеге вакытында Коръәнне стандартлаштырырга һәм мөселман общинасына бердәм текст төзергә тырышалар, бу башка конкурентлы документларны юк итеп, икенче копияләр һәм Зәйд кодексы да барлыкка килүгә китерә.
Ул общинадагы ышанучыларга карата соңгы җитәкче булганда һәм кайберләре Мөхәммәтнең шәхси иптәшләре булганда, кем бу текстны стандарт дип әйтә ала? Хәзер безнең бу кайчандыр булган документның күп копияләре бар.Ләкин ничек итеп бу копияләр чын Коръән булуын белеп була һәм Мөхәммәт тә хәзерге Коръәннең эчтәлеген кабул итә алыр идеме?
Күпчелек кульязмалар юкка чыгарылган булганлыктан, без Коръәннең төп текстын торгызырга төгәл алымыбыз да юк.
Текст авторлары пәйгамбәр Мәхәммәтнең ышанычлы шәхесләре буласа да,Зәйднең, Абдуллах ибн Масуданың Абу –Мусаның һәм Убаййаның янәшә яшәгән дүрт кодекслары бер-берсеннән аерыла һәм бер-берсеннән ерак тора.
Мөхәммәт Абдуллаһ ибн Масуданы Коръәннең укытучысы итеп билгели һәм Убаййа пәйгамбәрнең сәркәтибе була.
Минем сорау шуннан гыйбарәт: нинди кульязма пәйгамбәрнең шәхси укучылары арасында чын һәм күбрәк авторитетлы була?
Шул ук вакытта башка мөселман общинасы белән кабул ителгән авторитет текстлар да булганда, Госман изге текстның дөреслеге буенча соңгы карарны кабул итә алганмы?
Зәйд текстны төзегәндә “ таш белән сугу” турында кайбер хикәятләрне язарга оныткан.
Текстны берләтерү буенча булган бөтен көрәштән соң, Аль –Хажаҗ, Куфаның җитәкчесе, изге текстны яңадан карый һәм киредән чыгара.Ул текстка 11 төзәтелмә кертә; соңрак тик 7 генә тәзәтелмәсе Коръәндә кала.
Башлангыч документ булган Хафса текстын, аннан соңгы текст алынган була, Мәдинә җитәкчесе Марва юкка чыгара.
Коръәннең икенче феномены булып аның берничә кагыйдәләре, әгәр алар каршылыклы булса, аннулләштерелгән була; бу тәҗрибә текстны камилләштерү кирәклеге белән аңлатыла
Мин аңлап җиткермим: ничек итеп баштан ук камил булган нәрсәне тагын камилләштереп була, әле бу ачышлар барлыкка килгәнгә 20 ел гына була һәм әлегә мәдәни стандартлар үсешенә булышырга бер нинди дә камиллек кирәкми ?
Булган аннулләштерүләр саны 5тән 500 кадәр тибрәлә; башка чыганаклар 225 санын күрсәтә. Болар барсы да аннулләштерү фәне төгәл түгел фән икәнен күрсәтә, чөнки бер кеше дә күпме шигырьләр аннулләштерелгәнен әйтә алмый.
Тышкы каршылыкларга өстәлмә булып, фәнни һәм грамматик хаталар да бар.
Шулай ук хәдисләр саны да арта, алар кинәт кенә 9 гасырда, яки 250 ел үткәч, кенә барлыкка килә.
Мәгълүмат буенча, 600 000 язылган хәдисләр бар, тик 7 000 генә безнең көннәргә кадәр сакланган, 99% ы ялган дип танылган.
Әгәр 99 % ялган дип табылса, ничек итеп без , Аль –Бухари раслаган 1% ка ышана алабыз?
Мәселман гореф-гадәтләрендә сөйләм хикәятләр яки куссас (хикәяләр сөйләүче) булган, аларның хезмәтләре 8че гасырдан иртәрәк җыелмаган була. Бу хикәяләр җирле фолкьлордан алынган була, алар шулар белән бизәлгән була, шулай итеп , исламны өйрәнүдә хаталарга китергән.
Әгәр дә сез кайчан да булса “Ватык телефон” уенында уйнаган булсагыз, яки бер хикәя зур төркем кешеләр аша үткән булса, ничек баштагы хикәя азакта хаталарынга мөмкин икәнен аңлыйсыз.
Хәзер берничә йөз ел буена телдән телгә күчкән хикәяне куз алдына китерегез. Нинди хикәя азактан килеп чыгачак?
Аллаһның камил сүзе яки могҗизаның могҗизасы итеп кабул ителгән Коръән әдәбият эквивалентыннан башка арттырудан ары китми.
Коръән җаваплар бирү түгел, ә күбрәк сораулар тудыра.
Коръән чынлап та әдәбиятның иң яхшы өлешеме яки ул бу статуска туры килмиме?
Башка әдәбият хезмәтләре белән чагыштырырлык булмаган матур әдәбиятмы ул? Әмма, Коръәннең күпчелек өлеше башка әдәбият чыганакларыннан алынганы билгеле һәм бу әдәбият жанры башка кешеләр фикереннән югары дип бәяләнгән.
Үзенең аерымлылык булуын бедерүче китап, чынлыкта бер-бер артлы һәм бәйләнешсез булган текстлар җыелмасы булып чыга. Ул критик анализны күтәрә алмый, чөнки башкалар дикъкатьле өйрәнеп аның чын булуы турында күбрәк объектив информацияне китерә алалар.
Ислам хәрәкәтенең артыннан баручылар Коръәнне анализламыйча да һәм аның чынлыгы һәм дөреслеге турында да уйламыйча, аны шик-шөбхә астына куймыйча, акыл белән уйламыйча аңа буйсыналар.
Текстның дөрес түгеллеге турындагы сораулар ислам фикереннән тыш булган Аллаһка һәм аның пәйгамбәренә бирелергә тиеш. Мөселманнар бу сорауларны хыянәтчелек акты итеп кабул итәләр, һәм моның өчен каты җәза биреләчәк дип кабул итәләр.
Бәлки сез Коръәннең барлык исламның транзит фазаларны кичереп исән булуын могҗиза дип кабул итәсездер. Минем өчен исә, могҗиза булып шул факт – мөселманнарның Коръәнне тәңренең ачышы итеп кабул итүләре тора.
Йомгак итеп, минем Коръәнгә кагылышлы башка аңлатмалар юк.Мин үземнең Коръәнгә кагылышлы белдерүләрне арттырып әйтмәгәнмендер, һәм шуның белән үземнең мөсеман дусларга ихтирамсызлыгымны белдермәгәнмендер дип уйлыйм.
Моны эшләү бик авыр, чөнки кеше берәр нәрсәгә ышану белән тулган булса, һәртөрле раслауларны янау һәм дошманлык күрсәтү итеп кабул итә.
Мин гафу үтенәм, әгәр минем тикшеренүләр ачулы хисләр чыгарган булса. Мин бары тик сез изге дигән нәрсәнең камил булмавын күрсәтәсем килә.
Минем ниятем сезне рәнҗетү тугел, ә хакыйкатьне яклау һәм ул кайда гына илтсә дә аның арттыннан бару.
Бу тематиканы күбрәк өйрәнү өчен, Джей Смитның мәкаләләрен укырга киңәш итәм.

 

 
Ходай-Tatar

Мөселман вә Ислам ресурслары

татарча-Tatar

Is the Quran sacred

Кәгъбә изгеме?

Thursday, February 19th, 2015

Мөселманнар Аллаһка бердәнбер ислам алласына кебек табынса да, алар үзләренең политеистик үткәннәрен ташламаганнар. Кәгъбә –мөселманнырның иң изге әйбере, ул кубик формасында бина Мәккәдәге борынгы мәчет уртасында урнашкан; ул ислам барлыкка килгәнче мәҗүсиләр гыйбадәтханәсе булып кулланылган. Бу бинаның нигезе булып кара метеорит тора, ул легенда буенча күктән төшкән була, ә аның караңгылыгы кешелекнең гөнаһы караңгылыгы белән берләштерелә.Бүген бөтен ил мөселманнары һәр елны бу изге ташны хөрмәтләп үбү өчен хаҗга баралар. Исламга кадәр булган вакытта борынгы гарәпләрдә фетишизм чәчәк ата – зур кара ташлар культы, алар йола белән бәйле тәҗрибәләрдә аерым урын алып торган була. Гарәпләр ташларга табынганнар. Һәр кабиләнең үзенең изге Кәгъбә – урыны була, анда кара таш урнашкан була һәм алар аңа табынганнар. Кәгъбә белән бәйләнешле бер йола мәҗүсиләр гыйбадәтханәсе буйлап йөрүдән гыйбарәт була. Хикәят буенча, бу йола борынгы кабиләләрдән килеп чыккан, алар айга,кояшка һәм йолдызларга буйсынганнар һәм Кәгъбә буйлап йөргәннәр.Бу түгәрәк буенча йөргән хәрәкәтләр күк җисемнәренең хәрәкәтен символлаштыра.Шулай ук бу тәҗрибә буенча, кабиләләр бу ташны үпкәннәр, алар ышанганча анда рухлар яшәгәннәр. Алар үбү һәм кагылу хәер -фатиха булган дип уйлаганнар. Кара ташлар культы шулай ук ай алласы Хубалга табынуга бәйле булган.Гарәп мәдәниятенең башка аспектлары, аларның мәҗүси үткәне белән бәйле булган, гарәп җәмгыятендә хөрмәт ителгән:Минада “ташлар ыргыту”, Сафа һәм Марва арасында “йөгерү” (мәҗүсилек йоласы барлыкка килү ике идоллар арасында йөгерү) һәм “мәдхия” (Аллаһны данлау йоласы үлгән борынгы ата-бабаларны хөрмәтләү йоласыннан килеп чыккан).Гарәп мәдәнияте бүгенгә кадәр мәҗүсилек үткәненнән тулысынча ваз кичмәгән,гәрчә ул үзенең монотеизмга бирелгәнлеген игълан итсә дә. Гарәп мәдәниятенең һәм ислам диненең синкретизмы дини ышануларның чисталыгын түгел, ә киресенчә катнашмалыгын китереп чыгарды.Исламның нигезе булган Кәгъбә дини системада ярык һәм бушлыкка ия.Ислам хак диннең бергәлеге буларак үзенең тәңгәллек усешендә ничек ерак киткән? Күрәсең, исламның дини системасы яһүд-христиан ышануларыннан алынган була һәм үзенең мәҗүсилек үткәне элементлары белән бизәлгән була. Чынлап та ислам хак динме яки төрле идеялар конгломерациясеннән генә алыганмы, һәм төрле доньяга караш элементларын үз эченә алган җирле дин булып чыкканмы? Сез үзенең мәҗүси үткәненнән арынмаган дингә үзегезне багышлый аласызмы? Ислам реконструцияләнгән һәм үзгәртеп корылган идолга табыну системасы түгелме, ул ниндидер фәрештәдән алынган яңалыкка нигезләнгән “яңа дин” дип кенә бизәлгән һәм узгәртелгән генә түгелме? Бәлки ислам пәрдәсе артында иерархиядәге башка аллалар белән идарә итүче чын идол яшеренәдер. Бу мәкалә өстендә эшләгәндә мин бу теманы берләштергән төрле информация чыганакларын берләштердем. Материалны җыйганда намус белән һәм объектив рәвештә алынган информацияне анализладым.Мин бу мәкалә эчтәлеге әшәке ялган итеп кабул ителүен теләмәс идем. Киресенчә, мин сезне үзегезнең бу темага намуслы һәм ялгышлы булмаган тикшеренү уткәрергә чакырырга телим. Бу мәкалә белән ислам ышануларын мин шик-шөбхә астына куйдым, шул ук вакытта мөселманнарга һәм аларның изге әйберләренә нигезсез яла ягулардан качарга тырыштым. Минем бик күп мөселман дусларым бар, алар чын-чынлап үзләренең иманнарына ышаналар, һәм мин моны хөрмәт итәм. Ләкин мин Алланың булуы турындагы ачык фактларны кире какмаска чакырам. Әгәр дә сез мөселман булсагыз, мин сезгә ислам ышанулары һәм тәҗрибәләре артында яшеренгән хакыйкатьне ачсын дип Аллага дога белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм.

 

 

 

Ходай-Tatar

Мөселман вә Ислам ресурслары

татарча-Tatar

Is the Ka’ba sacred

Мөхәммәт ялган пәйгамбәрме?

Thursday, February 19th, 2015

Мөхәммәт ялган пәйгамбәрме? Күпчелек культлар һәм гореф-гадәтләр үзенчәлекле ачышны хакыйкать арадашчысы аша алу турында белдерергә тырышкан. Безгә кайда бу белдәрүләр дөрес , ә кайда мифик һәм ялган икәнен белергә, тәртипкә китерергә һәм аңларга тырышырга кирәк. Һәрбер кеше тәңренең ачышын алу турында әйтергә мөмкин, тик бу белдерүләр никадәр дөрес булуын белер өчен тикшеренергә тиешләр һәм ничек итеп критик анализның һөҗүмен күтәрә алачагын күрергә кирәк. Бу дәллиләр дөрес булса, билгеле бер кыйммәткә ия. Әгәр дә сез судка билгеле бер кешене законлы шаһит буларак тәкъдим итәргә телисез икән, иң башта аның компетенциялелеген расларга тиешсез. Дәлил чын фактларга нигезләнгән һәм дөрес булып санала аламы, яки бу кеше ышанычлы булмаган шаһитме.
Минем уйлавымча, бу контекста, миңа тикшереп карарга һәм анализларга кирәк булган беренче аспект булып дини хәрәкәткә нигез салучының шәхесе булып ислам тора.
Мөхәммәт үзен рухи сораулар буенча медитациягә һәм уйлануларга багышлаган кеше була.Бу аны рухи җан, аның сүзләре буенча, джин белән аралашу тәҗрибәсенә китерә. Ул аңа шундый зур тәэсир ясый,хәтта ул үз-үзен ике мәртәбә үтермәкче була. Мөхәммәт бу ачышларны аңлый алмый.Ул үзен акылдан язган кеше дип хис итә.Иртә килгән ислам чыганаклары буенча, Мөхәммәт шайтан тәэсирендә 53 че сүрәне язган дип әйтелә. Бу факт мине алланың илһамландыруы турындагы бу белдерүләрнең канунлы булуын шик астына куярга мәҗбүр итә.Моннан ары, Мөхәммәт әйтүенчә, ул магик сихернең корбаны була. Гарәп тарихчысы Ибн Исхак әйтүенчә, Мөхәммәт сихерләнгән була, ә Бухари бу сихер аны акылдан яздырган була дип өстәп әйтә.
Исламны нигезләүченең характер үзенчәлекләре буенча күп сораулар туа.Үзенең иманын вәгазь итеп, ул еш көч куллана, хәтта сугыш белән яулап алуга кадәр бара. Шулай итеп, дин үзе джихадны яки “изге сугышны”ислам дине тәгълиматының йогынтысын тарату методы итеп вәгазъ итә. Бу стратегия бүген дә исламда бар. Ислам дине үзенең яшәешен кан түгүдән башлый һәм кан түгүне дәвам итә. Без нигезе итеп мәхәббәтне күрсәтүче олылаучы укуларны түгел, ә кешелекнең җимерүгә һәм экплуатацияләүгә китерүче шәфкатьсезлеген күрсәтүче динне күрәбез.Үзенчәлекле ачышы булганлыктан, пәйгабәрнең генә тугыз хатын алу өстенлеге була, Коръән буенча (4:3) ир-атка дүрттән артык хатын алу рөсхәт ителми.
Көчне чиктән тыш артык кулланудан башка, пәйгамбәрнең җенси яктан үз-үзен тотышы да шик тудыра. Мөхәммәт Аиша исемле кызга өйләнә һәм аның хатынына 9 яшь кенә булганда аннан аерыла. Ул хәтта җенси яктан өлгермәгән дә була.Ул күпхатынлылыкны да хуплый.
Икенче сорау Зәйнап белән булган низагка бәйле. Бер тапкыр Мөхәммәт уллыкка алынган баласы Зейд янына килгәндә, кинәт Зәйнапны шәрә килеш күрә.Шулай итеп, Мөхәммәт Зәйнапка өйләнә алсын өчен, Зейдка хатыны Зәйнаптан аерылырга туры килә. Мөселманнарга әсирлеккә алынган хатыннар белән аларга өйләнмичә дә, хәтта аларның ирләре исән булса да җенси мөнәсәбәткә керергә рөхсәт ителә. Мөхәммәт үзенең шәкертләренә фәхишәлекне, ул “мута” дип аталган, тәҗрибә итәргә рөхсәт иткән, “мута”вакытлыча өйләнергә (бу бер генә сәгатькә барырга мөмкин), җенси мөнәсәбәтләр өчен түләргә, һәм аннан аерылышырга рөхсәт итә. Мондый канунга кертелгән фахишәлек бүген дә мөселманнар арасында кулланыла.Ир –атка кирәк дип тапса, үзенең хатынын кыйнау (көчле итеп түгел) рөхсәт ителә.Шуңа күрә, мөселман хатын –кызларынның хокуклары нык итеп кысырыклана.
Шулай итеп, ислам дине бик шикле психик яктан какшаган шәхес белән төзелгән була. Мөхәммәт үзенең идеалларын һәм уйларын чынга ашыруда политик һәм дини платформаны кулланучы бердәнбер тарихи шәхес булмый. Бу түземсезлеккә нигезләнгән идеяларның күбесе кешелекнең кырылыуна һәм үтереп бетерү сәясәтенә китерә. Мондый акылдан язган идеяларны тудыручы иблис йогынтысы астында тора. Ялган пәйгамбәр булучы Гитлер һәм Сталин кебек кешеләр абсолют хакимияткә ия булдылар, ул аларны тулысынча бозып күрсәтә, һәм бу яман даһиларга аларның җимерү планын чынга ашырырга рөхсәт итә.Исең китәрлек ничек итеп, кешеләр Гитлер кебек акыл ягыннан сау булмаган лидерлар янында тупланганнар. Без кешеләр ничек итеп бу ялган кешелеккә карата шәфкатьсез хайванлылыкка китерүче пропагандага ышана алалар дип гаҗәпләнәбез. Кызганычка каршы мондый феноменны без исламда да күрә алабыз.Ислам диненең акылсызлыгы кешелек мәдәниятенең һәр аспектына йоктыра.Кешеләр шул идеяне уйламыйча хуплыйлар, бер көнне бу идеялар Гитлерның режимына охшаган масштаблы җимерүләргә китерергә мөмкин.
Үзләрен кешелекне юк итүгә багышлаган нигез салучы кешеләрдә яшеренгән бу явызлыкны бөтен донья күрде. Ислам – ул дин, аның йогынтысы барлык донья буйлап тарала һәм кешелекне йоктыра.Һәр елны йөзләгән кешеләр бер кешенең акылсыз идеяләреннән газапланалар һәм үлемгә дучар булалар.
Сез бу юкка чыгаручы һәм үлемгә илтүче юл буйлап барырга ризамы? Әгәр дә сез исламны тәҗрибә итеп алгансыз икән, сез изге дип санаган нәрсәне яклаудан туктарга мөрәҗагать итәм; ә аның урынына чын Аллага мөрәҗагать итәргә һәм Аннан сезгә, Кем бу доньяга яшәүне бирергә килгән дигән хакыйкатьне бирүне сорарга киңәш итәм. Аның исеме Иисус Христос.
Матфея 7:15-16
15 Ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз, алар сезгә сарык киеменнән, ә асылда ерткыч бүре булып килә. 16 аларны җимешләреннән таный аласыз.

 

 

Ходай-Tatar

Мөселман вә Ислам ресурслары

татарча-Tatar

Is Muhammad a false prophet

 

 

Permission granted by David Woods for excerpts taken from the article on “ Muhammad and the Messiah” in the Christian Research Journal Vol.35/No.5/2012

Исламда намуслылык

Thursday, February 19th, 2015

Намуслылык –ул яхшы сыйфат, шундый аңлатмалар кулланышылында Таккия “каплау”һәм инкарь итү кебек Ислам тәҗрибәсендә ул куркыныч астында тора. Таккия идеясе башкаларга алдау һәм ялганлау аша исламны пропагандаларга һәм аның яхшы исемен кулланырга рөхсәт итә. Бу туктатылуны рөхсәт итә, чөнки мондый ихтыяҗ барлык дини таләпләрдә яки тәгълиматләрдә тулысынча иманны инкарь итүдә барлыкка килергә мөмкин, берәр нинди янаудан яки зыян килүдән курыксаң 16:106 сурә буенча динне кулланудан туктатылу рөхсәт ителә. Әгәр исламны сакларга яки акларга кирәк булса, Коръәннең кайбер кагыйдәләре антлар белән яшерү яки кире кагуны рөхсәт итә. Моннан кала, минем шикләнүем буенча, бу ялган тәҗрибә аркасында минем кайбер мөселман дусларым Христиан тәгълиматын нигездә аңламыйлар.
Моңа өстәп, инкарь итү тәгълиматы бар, ул иске ачышларны алыштыру өчен бик уңайлы ысул була, һәм әгәр дә Коръән Мәңгелек сүзнең камил күчермәсе икән, ничек итеп аны кире карарга мөмкин, һәм ул сүзен сүзгә әйтеп торып яздырылган. Моннан кала, бу инкарь ителгән шигырьләр бик еш өземтә итеп китерелә, һәм алар Таккиянең бер өлеше булып тора, аңлаешсыз һәм тайпылышка ия. Шуның өчен кеше бу дәлилләрнең ике ягын да үзенә ничек итеп кирәк, шулай куллана алган.
Әгәр бу тәҗрибәләрне куллану мөмкин икән, алайса нинди эчкерсез мөселман үзен чынлап та хакыйкатьне белә дип әйтә ала? Ничек мөсеманнар христианлык ялган дин дип ышанып әйтә алалар? Әгәр Коръәннең шигырьләре һәм кагыйдәләре дөрес итеп кулланылмаса, ничек яһүдләрне һәм христианнарны “Тахрифны” дөрес кулланмау да гаепләп була? Шул факт астыртын көлү кебек күренә: иң башта сүрәләр Тәурат кагыйдәләрен раслаганнар, тик соңрак алар үзгәртелгәннәр, шул вакытта Тәурат текстлары үзгәртелмичә кала. Шулай итеп, алар иң баштан ук дөрес яки дөрес түгел булалар, аларны үзгәртүгә алымнар булмый, чөнки Исламга кадәр булган вакытка кадәр меңләгән Тәуратны раслаучы кулъязмалар бар, һәм бүгенге яңа тәрҗемәләргә килешеп тора. Бу Исламга кадәр булган борынгы чикәү аталарның язмаларнын эченә ала, алар Тәуратның ссылкаларын кулланганнар, алар Исламга кадәр күпкә алдан Тәурат өземтәләрен тулысынча һәм мөстәкыйль рәвештә күчерелгән була.Болар гына түгел әле, Христианнар һәм яһүдләр Танах яки Иске Васыятҗне (Ветхий Завет) үзгәртүдә ике аралашмый торган төркем һәм бүгенгәчә аларның язулары тәңгәл. Мин моның турында монда яздым
Тәурат дөресме?
Ниһаять әгәр сез һаман да бу фикерне раслыйсыз икән, кем конкрет рәвештә Изге Язуларны үзгәртте, кайсылары үзгәртелгән һәм кайчан? Моннан кала, Ислам карашыннан башка бу фикергә төгәл турын килгән нинди дәллилләрегез бар?
Шула итеп, Таккиянең “каплау” һәм инкарь итү Алланы һәм чын динне ялган итеп күрсәтүче урыннар, өч төрле ярыш методологияләрен кулланучы үзгәртелгән ышанычлар системасын таяныч булып тора.
Ниһаять сез үзегезнең җаныгызны яки доньяга карашыгызны мондый икелелеккәт ия булган тәҗрибәгә багышлый аласызмы?

 

 

Ходай-Tatar

Мөселман вә Ислам ресурслары

татарча-Tatar

Honesty in Islam

 

Beyond Opinion, Sam Soloman Ch.4, Copyright 2007, published in Nashville Tennessee, by Thomas Nelson

Хисус,Иса яки Иешуанын тошлэргэ керүе

Thursday, February 19th, 2015

Исэнмессез! Минем мөселман дустым мина таныш булган кешеләр турында, кемнәрнең Иисус төшләренә кергән, сойләргә кушты.Шуннан башлыйсым килә,бервакыт минем уземнең төшкә мин кечкенә булган чагында Ходай керде.Ул һич көтмәгәндә Тәурат тасвирламасындагы кебек Ходай данында минем каршыма килеп басты, куз алдымда яктырып китте.Бу төш минем күнелемдә онытылмаслык тәэсир калдырды.Мин Ходайның күренүен бугенгедәй яхшы хәтерлим.Гәрчә Ул миңа берни эйтмәсәдә,тик барыбер Анның данының якты чагылышы һәм барлыгы мине җиргә төшәргә дучар итте. Ул чынлап та данга һәм табынуга лаек.
Минем берничә яһүд дустым бар, аларга да Ходай күренгән.Мәсәлән, минем бер танышым христианлыкка нык каршы иде, чөнки ул бөтен диннәр дә тигез дип уйлый иде.Ул беркайчан да минем үгетләүләрне чынга алмый иде.Бервакыт ул миңа әйтте: аның әтисе аңа караганда да христианнар белән бәхәсләшергә оста икән.Шуның белән безнең сөйләшү тәмамланды.Әмма узенең вафаты алдыннан ул хастәханәдә ятканда, аның сүзләре буенча, Иисус берничә тапкыр аның янына килгән.Мин һәрвакыт яһүдләрнең Иисус Христос белән шәхси очрашуларына шаһид булуын куанып тыңлыйм. Мин нык ышанам,мондый тәҗрибә аларның Христосның Мәсих булып җибәрелүен һәм аны аңлавын һәм кабул итүен тамырдан үзгәртә.
Минем шулай ук көньяк –африка яһуде турында сөйлисе килә, ул хәзер мин йөргән чиркәүдә протестанлык рухание булып тора. Ул да Иисусны Мәсих булып җибәрелүен кабул итми иде; һәм Ходай берничә тапкыр аның янына Иерусалимда кунак булганда килә.Хәзер ул узенең тәҗрибәсе турында “Минем Иерусалимда очарашуым” дигән китабында язды.
Тагын бер бик кызыклы һәм гаҗәеп Ходайны күрү хикаяте турында миңа мөселман дусларым сөйләде. Алар Иисусны пәйгамбәр буларак хөрмәтләп кенә калмый, ә Аңа үзләренең Тәңреләренә кебек ышаналар.
Бервакыт чиркәү чарасыннан кайтканда, мин бер джентельмен белән таныштым, ул кыяфәте белән Якын Көнчыгыштан килеп чыкканга охшаган иде.Икенче тапкыр мин аны ашамлыклар кибетендә очраттым. Без сөйләшеп киттек һәм мин аннан ничек ул динле кеше булып китүе турында сорадым. Ул миңа аның төшләренә Иисусның керүе турында сөйләде.
Икенче кеше, минем Палестинадагы дустым, Христосның шәкерте булып китә, хәтта ул үткәндә мөселман булса да. Күптән түгел аны Иисуска ышанганына төрмәгә утырттылар.Нәкъ менә шунда төрмә камерасында аның янына Христос килә.
Мин шулай ук Пакистаннан бер хатын –кыз белән таныш, ул төшендә Христосның килеп аңа бер йотым су тәкъдим иткәненә шаһид булган.Бу вакыйга мин анда вәгазь белән килеп киткәч була, мин аларга Иисус – су чыганагы, үлем җәзасыннан коткаручы дип сөйләгән идем.
Икенче Иран кызы миңа хәбәр җибәрә: иртәнге намаздан соң ул тагын караватка ятканда кинәт кенә бүлмә яшел ут белән тула һәм ир-ат тавышы: “Тор! Мин Мәсих!” дип әйтә. Ул шул кадәрле курыккан була ки, хәтта селкенә алмый; җәймә белән генә каплана (чөнки аңарда һидҗаб булмый), хәрәкәтсез утыра.
Мөгаен мин бу хикәяләрнең кайбер нечкәлекләрен төшереп калдырганмындыр, тик мин Ходайның кешеләрнең төшләренә керүе турында бик күп тапкыр ишетәм. Бу чын тәҗрибә кешеләрнең гомерләрен үзгәртә.Кызганычка каршы, күпчелеге Христосны узләренең коткаручылары итеп кабул иткәннән соң үзләренең гаиләләрендә, җәмгыятьтә җәберләнүләргә һәм куылуларга,хәтта үлемгә кадәр дучар булалар.Кешеләр юклы –барлы һәм мөһим булмаган нәрсә өчен гомерләрен куркыныч астына куймаслар иде. Мин ышанам, бу үзгәртүгә сәләтле һәм көчле тәҗрибә, аны шундый атаклы этник дин шәхесләре Моисей һәм Мөхәммәд тә кешеләргә бирә алмыйлар, һәм бу билге аларны Иисус Христосның шәхесенә булган мөнәсәбәтен кире карарга мәҗбүр итә.Бәлки, сез бу хикәяләрнең дөрес булуына шикләнәсездер.Мин бары тик сезгә Ходайга дога белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм һәм Ходайдан сезгә Үзегезне шулай итеп ачсын, сез Аның булуына ышанырлык итеп һәм Аны Узегезнең Тәңресе итеп һәм Коткаручысы итүен сорарга кирәк.
Һәм соңгысы, мин берничә христиан телетапшыруын “Клуб 700” дип аталган караганым бар, анда мөселманнарның шаһид булуы күрсәтелә (алар арасында мин сезгә сөйләгәннәре дә бар), алар Иисус Христоска ышаналар һәм Аны үзләренең Коткаручысы итеп кабул итәләр.


www.cbn.com/tv/3166680520001

www.cbn.com/cbnnews/insideisrael/2012/june/dreams-visions-moving-muslims-to-christ/

www.cbn.com/tv/1496798450001

morethandreams.org/

 

 

Ходай-Tatar

Мөселман вә Ислам ресурслары

татарча-Tatar

Visions and Dreams of Jesus

Мөселман вә Ислам ресурслары

Thursday, February 19th, 2015

Инҗил

 

Рус Мөселманлары өчен рухи күрсәтмәләр

 

Гайсә