Хисус,Иса яки Иешуанын тошлэргэ керүе

Исэнмессез! Минем мөселман дустым мина таныш булган кешеләр турында, кемнәрнең Иисус төшләренә кергән, сойләргә кушты.Шуннан башлыйсым килә,бервакыт минем уземнең төшкә мин кечкенә булган чагында Ходай керде.Ул һич көтмәгәндә Тәурат тасвирламасындагы кебек Ходай данында минем каршыма килеп басты, куз алдымда яктырып китте.Бу төш минем күнелемдә онытылмаслык тәэсир калдырды.Мин Ходайның күренүен бугенгедәй яхшы хәтерлим.Гәрчә Ул миңа берни эйтмәсәдә,тик барыбер Анның данының якты чагылышы һәм барлыгы мине җиргә төшәргә дучар итте. Ул чынлап та данга һәм табынуга лаек.
Минем берничә яһүд дустым бар, аларга да Ходай күренгән.Мәсәлән, минем бер танышым христианлыкка нык каршы иде, чөнки ул бөтен диннәр дә тигез дип уйлый иде.Ул беркайчан да минем үгетләүләрне чынга алмый иде.Бервакыт ул миңа әйтте: аның әтисе аңа караганда да христианнар белән бәхәсләшергә оста икән.Шуның белән безнең сөйләшү тәмамланды.Әмма узенең вафаты алдыннан ул хастәханәдә ятканда, аның сүзләре буенча, Иисус берничә тапкыр аның янына килгән.Мин һәрвакыт яһүдләрнең Иисус Христос белән шәхси очрашуларына шаһид булуын куанып тыңлыйм. Мин нык ышанам,мондый тәҗрибә аларның Христосның Мәсих булып җибәрелүен һәм аны аңлавын һәм кабул итүен тамырдан үзгәртә.
Минем шулай ук көньяк –африка яһуде турында сөйлисе килә, ул хәзер мин йөргән чиркәүдә протестанлык рухание булып тора. Ул да Иисусны Мәсих булып җибәрелүен кабул итми иде; һәм Ходай берничә тапкыр аның янына Иерусалимда кунак булганда килә.Хәзер ул узенең тәҗрибәсе турында “Минем Иерусалимда очарашуым” дигән китабында язды.
Тагын бер бик кызыклы һәм гаҗәеп Ходайны күрү хикаяте турында миңа мөселман дусларым сөйләде. Алар Иисусны пәйгамбәр буларак хөрмәтләп кенә калмый, ә Аңа үзләренең Тәңреләренә кебек ышаналар.
Бервакыт чиркәү чарасыннан кайтканда, мин бер джентельмен белән таныштым, ул кыяфәте белән Якын Көнчыгыштан килеп чыкканга охшаган иде.Икенче тапкыр мин аны ашамлыклар кибетендә очраттым. Без сөйләшеп киттек һәм мин аннан ничек ул динле кеше булып китүе турында сорадым. Ул миңа аның төшләренә Иисусның керүе турында сөйләде.
Икенче кеше, минем Палестинадагы дустым, Христосның шәкерте булып китә, хәтта ул үткәндә мөселман булса да. Күптән түгел аны Иисуска ышанганына төрмәгә утырттылар.Нәкъ менә шунда төрмә камерасында аның янына Христос килә.
Мин шулай ук Пакистаннан бер хатын –кыз белән таныш, ул төшендә Христосның килеп аңа бер йотым су тәкъдим иткәненә шаһид булган.Бу вакыйга мин анда вәгазь белән килеп киткәч була, мин аларга Иисус – су чыганагы, үлем җәзасыннан коткаручы дип сөйләгән идем.
Икенче Иран кызы миңа хәбәр җибәрә: иртәнге намаздан соң ул тагын караватка ятканда кинәт кенә бүлмә яшел ут белән тула һәм ир-ат тавышы: “Тор! Мин Мәсих!” дип әйтә. Ул шул кадәрле курыккан була ки, хәтта селкенә алмый; җәймә белән генә каплана (чөнки аңарда һидҗаб булмый), хәрәкәтсез утыра.
Мөгаен мин бу хикәяләрнең кайбер нечкәлекләрен төшереп калдырганмындыр, тик мин Ходайның кешеләрнең төшләренә керүе турында бик күп тапкыр ишетәм. Бу чын тәҗрибә кешеләрнең гомерләрен үзгәртә.Кызганычка каршы, күпчелеге Христосны узләренең коткаручылары итеп кабул иткәннән соң үзләренең гаиләләрендә, җәмгыятьтә җәберләнүләргә һәм куылуларга,хәтта үлемгә кадәр дучар булалар.Кешеләр юклы –барлы һәм мөһим булмаган нәрсә өчен гомерләрен куркыныч астына куймаслар иде. Мин ышанам, бу үзгәртүгә сәләтле һәм көчле тәҗрибә, аны шундый атаклы этник дин шәхесләре Моисей һәм Мөхәммәд тә кешеләргә бирә алмыйлар, һәм бу билге аларны Иисус Христосның шәхесенә булган мөнәсәбәтен кире карарга мәҗбүр итә.Бәлки, сез бу хикәяләрнең дөрес булуына шикләнәсездер.Мин бары тик сезгә Ходайга дога белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм һәм Ходайдан сезгә Үзегезне шулай итеп ачсын, сез Аның булуына ышанырлык итеп һәм Аны Узегезнең Тәңресе итеп һәм Коткаручысы итүен сорарга кирәк.
Һәм соңгысы, мин берничә христиан телетапшыруын “Клуб 700” дип аталган караганым бар, анда мөселманнарның шаһид булуы күрсәтелә (алар арасында мин сезгә сөйләгәннәре дә бар), алар Иисус Христоска ышаналар һәм Аны үзләренең Коткаручысы итеп кабул итәләр.


www.cbn.com/tv/3166680520001

www.cbn.com/cbnnews/insideisrael/2012/june/dreams-visions-moving-muslims-to-christ/

www.cbn.com/tv/1496798450001

morethandreams.org/

 

 

Ходай-Tatar

Мөселман вә Ислам ресурслары

татарча-Tatar

Visions and Dreams of Jesus

Leave a Reply